Яңалыклар

16.12.2010

Программа «Сыек һәм газсыман тирәлекнең күләмен һәм аның файдаланылуын коммерцияле исәпләү»

Быел 6-11 декабрь көннәрендә  «ГКС-наука» мәгариф учреждениясендә  «Лукойл-информ» компаниясенең белгечләр төркеме «Сыек һәм газсыман тирәлекнең күләмен һәм аның файдаланылуын коммерцияле исәпләү» дип исемләнгән программа буенча белемнәрен арттырды.
Катнашучылар махсус бүлек буларак «Config 600 Pro программа тәэминаты ярдәмендә Floboss S600 исәпләү контроллерларын конфигурирлау» дигән гамәли эш башкардылар.

11.12.2010

«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесенең Футзал буенча IV кубогы өчен иптәшләрчә уеннар – 2010

2010 елның 10-11 декабрьдә «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» кубогына Казанда Футзал буенча ел саен уздырыла торган IV иптәшләрчә уеннар үткәрелде. Финал очрашуында Самараның ООО «НТФ БАКС» командасы җиңеп чыкты. Икенче урынны – Казан шәһәренең СТК «Барсы» командасы, мактаулы өченче урынны исә Пермь шәһәренең ООО «Стэлс» командасы яулады.
Футзал турнирында Мәскәү, Уфа, Самара, Казан, Чебоксар, Пермь шәһәрләреннән килгән 8 команда катнашты. Әлеге уеннарны үткәрүнең максаты уртак бурыч белән мәшгуль булган төрле оешмалар, фикердәшләр, партнерлар вәкилләренең дустанә шартларда аралашуы өчен шартлар бирүдән гыйбарәт иде.

фотоархив новости >>

15.07.2010

Инновацион технологияләр үсеше өчен дәүләт бүләкләре тапшыру

Инновацион технологияләр үсеше өчен  дәүләт бүләкләренә ия булучылар:
 

  • «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖнең генераль директоры А. И. Сабиров;
  • «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖнең генераль директоры урынбасары В.В.Проккоев.
 

«Казанның 1000 еллыгы истәлеге» юбилей медальләрен Россия Федерациясе Хөкүмәте исеменнән Татарстан Республикасы вице-премьеры Моратов Р. Ф. тапшырды.
 

фотоархив новости >>

02.07.2010

«Газпром» ААҖ оешмалары һәм бүлендек җәмгыятьләре баш метрологларының тармак киңәшмәсе

НПП «ГКС» ҖЧҖ вәкилләре «Газпром» ААҖ газы һәм сыек углеводородларын табып чыгару, транспортлау, эшкәртү, әзерләү, саклау һәм тапшыруы техник-җитештерү барышының метрологик тәэмин ителешен үстерү һәм камилләштерү соравы буенча «Газпром» ААҖ оешмалары һәм бүлендек җәмгыятьләре баш метрологларының тармак киңәшмәсендә катнаштылар. Киңәшмә 2010 нчы елның 28 нче июненнән 02 нче июленә кадәр «Газпром трансгаз Санкт-Петербург» ҖЧҖ нигезендә уздырылды.

фотоархив новости >>

28.06.2010

XIII Халыкара «Нефть һәм газ-2010» Мәскәү күргәзмәсе

2010 елның 21-25 июнь көннәрендә «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» Мәскәү шәһәренең «Экспоцентр» күргәзмә комплексында узган XIII Халыкара «Нефть һәм газ-2010» Мәскәү күргәзмәсендә катнашты. «Нефть һәм газ-2010» күргәзмәсе – Россиядәге иң эре халыкара нефть һәм газ күргәзмәсе. «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» күргәзмәгә килүчеләрне үзе җитештергән үрнәкләр һәм хезмәт күрсәтү тармаклары белән таныштырды. Анда, шулай ук, рәсми вәкиле «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» булган Phase Dynamics (АКШ)  фирмасының дымлылык үлчәгеч үрнәкләре дә тәкъдим ителде. Әлеге дымлылык үлчәгечләре белән таныштыруда Phase Dynamics фирмасы президенты Бэнтли Скотт катнашты. Предприятиебезнең стенды белән Россиядәге барлык нефть һәм газ компанияләренең баш метрологлары һәм әйдәүче белгечләре танышты. Энергия бирүчеләрнең автоматлаштырылган хисаплауны оештыруга, автоматлаштыру һәм бәйләнешләр системаларын, аналитик системалар булдыру һәм аларга хезмәт күрсәтүгә караган әһәмиятле мәсьәләләр буенча нәтиҗәле сөйләшүләр узды.  «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» күргәзмәсе анда катнашучыларның һәм әлеге күргәзмәгә килүчеләрнең һәръяклап игътибарын җәлеп итте.
Күргәзмә нәтиҗәләре буенча «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе»  «Күргәзмәдә катнашып, югары профессионализм күрсәтүе һәм тәкъдим ителгән экспозициянең актуальлеге өчен» дигән диплом белән бүләкләнде.

фотоархив новости >>

24.03.2010

«Phase Dynamics» (АКШ) фирмасының дымлылык үлчәгеченең метрология һәм технология үзенчәлекләре» киңәшмәсе

«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе»ндә «Phase Dynamics» (АКШ) фирмасының дымлылык үлчәгечләрен куллануда метрология һәм технология үзенчәлекләре»нә багышланган киңәшмә үткәрелде. Аның эшендә Phase Dynamics компаниясе президенты Бентли әфәнде Скотт, нефть һәм инжинирингтагы алдынгы компанияләре вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә Phase Dynamics-«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» фирмасының вәкиле тәкъдим ителде. Бу фирма Phase Dynamics эшләп чыгарган продукцияне Россиягә, Украина, Казахстан, Төркмәнстан, Белоруссия, Литва, Латвия, шулай ук Венгрия, Словакия, Польшага тәкъдим итәчәк һәм шуның техник җәһәтенә ярдәм күрсәтәчәк.

Эшләп чыгарылган продуктка алга таба юнәлеш бирү, рөхсәт документларын алу вакыты, техник һәм гарантияле хезмәт күрсәтү һәм башка сораулар буенча киңәшмәдәге һәркемне кызыксындырган мәсьәләләренә каралды.

Киңәшмә эше дәвамында төп белгечләрнең дымлылык үлчәү мәсьәләләренә багышланган, Phase Dynamics фирмасының дымлылык үлчәгечләрен гамәлдә куллану, аларның метрология һәм технология үзенчәлекләренә караган докладлары тыңланды.

фотоархив новости >>

21.02.2010

«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» «Phase Dynamics» (АКШ) фирмасының эксклюзив вәкиленә әверелде.

2010 елның 12-19 февраль көннәрендә «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» вәкилләре нефть дымлылыгын үлчәгечләрне җитештерүдәге алдынгы урынны биләп торган «Phase Dynamics» (АКШ) фирмасына эшлекле визит белән барды. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» фирманың Россия, Украина, Казахстан, Төркмәнстан, Белоруссия, Литва, Латвия, шулай ук Венгрия, Словакия һәм Польша территориясендә эксклюзив вәкиле булуын раслаучы килешүгә кул куелды. «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» әйтеп үтелгән территорияләрны «Phase Dynamics» фирмасының җиһазлары белән тәэмин итәчәк һәм аларга техник ярдәм күрсәтәчәк.   

фотоархив новости >>

09.02.2010

ААҖ «Томскгазпром»ның «Казан НГКМ киңәйтү» объекты буенча тәэмин ителә торган АСУТП УПН завод кабул итүе үткәрелде

8-9 февраль көннәрендә «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» полигонында нефть әзерләүне урнаштыру технологик процессының автоматлаштырылган идарә системасының (АСУТП УПН) завод кабул итүе үткәрелде («Казан НГКМнда киңәйтү» объекты буенча тәэмин ителә).

Идарә шкафлары «Emerson Process Management» җитештергән «DeltaV» программа-техник комплексы нигезендә гамәлгә ашырылды.
ААҖ «Томскгазпром» вәкилләре катнашында уздырылган сынаулар барышында эшләнелгән гамәли программа тәэминаты, АРМ операторы системасын якыннан күреп белешү, кертү/чыгару каналларын тикшерү үткәрелде

фотоархив новости >>

05.02.2010

«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләрнең Метрология ассоциациясе тарафыннан оештырылган «Нефть һәм нефть продуктларын үлчәү һәм хисаплауның актуаль мәсьәләләре»нә багышланган семинар эшендә катнашты

2010 елның 3-5 февраль көннәрендә «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» хезмәткәрләре сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләрнең Метрология ассоциациясе тарафыннан оештырылган «Нефть һәм нефть продуктларын үлчәү һәм хисаплауның актуаль сораулары» дигән темага багышланган семинар эшенә катнашты.
Предприятиебезнең Генераль директоры урынбасары В. В. Проккоев нефть-газ комплексы объектларында ультратавыш чыгым үлчәгечләрне куллану тәҗрибәсе турында доклад ясап, безнең предприятиебез ирешкән оригиналь нәтиҗәләр турында сөйләде.
Семинар эшендә Россия Федерациясенең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, ААҖ «АК Транснефть» системасындагы магистраль нефть үткәргечләрнең баш метрологлары, нефть-газ өлкәсендә эшләүче проект һәм инжиниринг оешмалары вәкилләре катнашты.

фотоархив новости >>

29.01.2010

«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» «Татарстан Республикасы төзүчеләр бердәмлеге»нең коммерцияле булмаган региональ партнерлыгына әгъза булып керде

2010 елның 29 гыйнварында «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» «Татарстан Республикасы төзүчеләр бердәмлеге»нең коммерцияле булмаган региональ партнерлыгы (РНП «Содружество строителей РТ»), «Үзидарәле оешмалар турында»гы Федераль Законда каралган (28.04.2009 елгы ред.), капиталь төзелеш объектлары иминлегенә йогынты ясый торган эшләрне алып барырга рөхсәт бирү таныклыгын алды.

фотоархив новости >>