Блок-бокс һәм җиңел корыла торган модуль бина

Блок-бокслар технология җиһазларын урнаштыру өчен дә, аппарат һәм оператор бүлмәләре буларак та кулланыла; алар бер һәм күп секцияле (соңгылары объектларда җыела) була ала.

Блок-модуль конструкцияләрнең үлчәме Заказ бирүченең таләпләренә, автомобиль һәм тимер юл транспортында йөк йөртү кагыйдәләренә бәйле.

Йөкне тимер юл платформасында яки автомобиль йөрткән вакытта нигезнең аскы өлешенә беркетү җайланмалары, өске өлешендә исә төяү-бушату эшләре өчен строповка узеллары урнаштырыла.

Блок-бокслар кулланылышка максималь әзер итеп бирелә, шуңа бәйле рәвештә, аларны урнаштыру, көйләү һәм файдалануга кертү мөмкин кадәр кыска вакыт арасында үткәрелә. Конструкциягә һәм мәйданга карата куелган минималь таләпләр йөкләрне тиз күчереп йөртү мөмкинлеге бирә.

Блок-бокслар УХЛ1нең ГОСТ 15150 буенча климатка бәйле рәвештә башкарылуына туры килә һәм минус 60 градустан алып плюс 50°С кадәр булган температура шартларында файдаланыла ала. Блок-бокслар саклап тоту һәм үтеп йөрүе кыен булган яки хезмәт күрсәтелми торган урыннарда, климат шартлары катлаулы урыннарда, төбәкләрдә технология объектларын файдалануның махсус шартларын тәэмин итә. Җылылык изоляциясенең яхшы булуы аз авырлыктагы биналарның характерлы үзенчәлеге булып санала.

Блок-боксның яктырту, электр белән җылыту (автомат рәвештә һәм кулдан көйләү) һәм вентиляция (табигый һәм авария очрагында өрдерү) системалары бар. Технология җиһазының блок-бокс эчендә җыелган барлык электр җайланмалары шартлаудан сакларлык итеп башкарыла, бу исә аларны  шартлау куркынычы янаган В-1а класс зоналарында файдалануэксплуатацияләнү мөмкинлеге бирә.

Блок-бокслар янгын чыккан урынны табу, газ торышын тикшереп тору һәм хәбәр җиткерүнең автоматлаштырылган системалары белән җиһазландырылган. Янгынны сүндерү күчмә сүндергечләр ярдәмендә башкарыла. Заказ бирүче таләп иткән очракта, күбек генераторлары һәм утны күбек ярдәмендә сүндерү системасына яки янгын сүндерүнең күчмә чараларына тоташтырыр өчен үткәргеч торбалар урнаштырыла ала.

Рөхсәтсез үтеп керүләрне булдырмау максатында блок-боксның ишекләре уеп куелган йозак һәм оч электр тоташтыргычы белән җиһазландырылган. Заказ бирүче теләген истә тотып, саклау сигнализациясенең күләмле датчиклары һәм видеокамера белән җиһазлану мөмкинлеге бар.

Блок-бокс каркасы тимер швеллердан ясала. Диварлар, түбә һәм идән янмый торган материал тутырылган “сэндвич” төрендәге панельләрдән җыела. Дивар панельләрен базальт, пенопласт, полиуретаннан, шулай ук төеп тутыру технологиясен кулланып эшләү мөмкинлеге бар. СНиП 31-03-2001 таләпләренә туры китереп, блок-бокска диварлар яки тәрәзәләрнең җиңел алына торган конструкцияләре урнаштыру каралган.

Җылылык изоляциясенең сыйфат дәрәҗәсе, эчтән җиһазлау, тәртипләү (тәрәзә, ишек һәм бүлмә аралагычлар) һәм урнаштырыла торган җиһаз составының төрле вариантлары Заказ бирүченең һәм биналарны файдалану шартлары таләпләренә туры китереп башкарыла. Төрле максатлар өчен типовой чишелүләребез бар. Таләп ителгәндә, блокны кору, эчке эшләр, бизәкләү һәм символика Заказ бирүченең корпоратив стилендә башкарыла ала.