12.2010
Программа «Сыек һәм газсыман тирәлекнең күләмен һәм аның файдаланылуын коммерцияле исәпләү»
Катнашучылар махсус бүлек буларак «Config 600 Pro программа тәэминаты ярдәмендә Floboss S600 исәпләү контроллерларын конфигурирлау» дигән гамәли эш башкардылар.
«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесенең Футзал буенча IV кубогы өчен иптәшләрчә уеннар – 2010
2010 елның 10-11 декабрьдә «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» кубогына Казанда Футзал буенча ел саен уздырыла торган IV иптәшләрчә уеннар үткәрелде. Финал очрашуында Самараның ООО «НТФ БАКС» командасы җиңеп чыкты. Икенче урынны – Казан шәһәренең СТК «Барсы» командасы, мактаулы өченче урынны исә Пермь шәһәренең ООО «Стэлс» командасы яулады.
Футзал турнирында Мәскәү, Уфа, Самара, Казан, Чебоксар, Пермь шәһәрләреннән килгән 8 команда катнашты. Әлеге уеннарны үткәрүнең максаты уртак бурыч белән мәшгуль булган төрле оешмалар, фикердәшләр, партнерлар вәкилләренең дустанә шартларда аралашуы өчен шартлар бирүдән гыйбарәт иде.


