07.2010
15.07.2010
Инновацион технологияләр үсеше өчен дәүләт бүләкләре тапшыру
Инновацион технологияләр үсеше өчен дәүләт бүләкләренә ия булучылар:
- «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖнең генераль директоры А. И. Сабиров;
- «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖнең генераль директоры урынбасары В.В.Проккоев.
«Казанның 1000 еллыгы истәлеге» юбилей медальләрен Россия Федерациясе Хөкүмәте исеменнән Татарстан Республикасы вице-премьеры Моратов Р. Ф. тапшырды.
02.07.2010
«Газпром» ААҖ оешмалары һәм бүлендек җәмгыятьләре баш метрологларының тармак киңәшмәсе
НПП «ГКС» ҖЧҖ вәкилләре «Газпром» ААҖ газы һәм сыек углеводородларын табып чыгару, транспортлау, эшкәртү, әзерләү, саклау һәм тапшыруы техник-җитештерү барышының метрологик тәэмин ителешен үстерү һәм камилләштерү соравы буенча «Газпром» ААҖ оешмалары һәм бүлендек җәмгыятьләре баш метрологларының тармак киңәшмәсендә катнаштылар. Киңәшмә 2010 нчы елның 28 нче июненнән 02 нче июленә кадәр «Газпром трансгаз Санкт-Петербург» ҖЧҖ нигезендә уздырылды.


