Сәнәгый биналар проектын эшләү
«ГКС»фәнни-җитештерү предприятиесе» эшчәнлеге юнәлешләреннән берсе проект-смета документациясен үтәүне дә кертеп, гражданнар һәм сәнәгый биналарның проектын эшләүдән гыйбарәт.
Без Заказ бирүчеләргә беренче консультация һәм архитектура концепциясен эшләүдән алып, проект һәм дизайн буенча эш документларын башкаруга кадәр – торак комплекслары, җәмәгать, административ, җитештерү объектларыннан алып шәһәр читендәге йортлар һәм аларның интерьерына кадәр бөтен бер комплекс тәкъдим итәбез.
Элек күп өлеше торак урыннарын планлаштыру һәм төзү өлкәсендә үзәк комплекслы институт булган ААҖ ЦНИИЭП «Гражданстрой» проектлау институтында эшләгән белгечләрнең саны һәм квалификациясе эшләрне Заказ бирүче ихтыяҗынча тулаем, сыйфатлы һәм кыска вакытта үтәргә мөмкинлек бирә.
Эшнең һәр этабында Заказ бирүче тарафыннан даими контрольдә тотыла торган килешү һәм эшнең нәтиҗәле карары төзелә. Эшләр барышы турындагы кирәкле мәгълүматны Заказ бирүче үзе теләгән вакытта һәм этапта ала.
Соңгы биш елда безнең коллектив төрле дәрәҗәдәге 20 проектны (аз катлы биналар, гомуми белем бирү мәктәбе, башлангыч сыйныфларда укучычылар өчен өч блок, сәүдә үзәге, ике капиталь гараж) гамәлгә ашырды.
Уку йортлары проектын төзү кебек зур эшне аерым билгеләп үтәргә кирәк. Чөнки бу өлкә башка проект институтлары игътибарыннан читтә кала торган, билгеле бер үзенчәлеккә ия. Уку йорты (балалар бакчасы, ясли, мәктәп) проектын төзү өчен мондый төр биналарны проектлау өлкәсендә күп төрле норма актларын һәм документларны белергә кирәк. Мондый төр объектларны тикшерү аеруча таләпчән була. Янгын сүндерү хезмәте, санитария-эпидемиология станциясе таләбе һәм башка нормалар гадәттә ярты елга бер тапкыр диярлек үзгәреп тора.
Коллектив эше белгечләрнең югары бәяләмәсен һәм хуплавын алды. Моны күп кенә бүләкләр һәм мактаулар, шулай ук төрле бәйгеләрдә җиңүләр раслап тора.
Кирәк булган очракта без өстәмә хезмәтләр дә күрсәтәбез, шул исәптән проектны тәкъдим итү, тиешле килешүләр алу, төзелешкә автор күзәтүен оештыруны да. Безнең теләсә нинди проектларны башкарып чыгу, Россия һәм БДБ илләренең барлык шәһәрләрендә уңышлы эшләү мөмкинлекләребез бар.
Эш күләме түбәндәге этапларга бүленә:
1. Эскиз Проекты.
Бу – билгеләнгән урында төзелеш эшчәнлеген дәлилләү һәм аны алу хокукына ия булыр өчен үткәрелә торган эшләр комплексы. Әлеге стадиядә проектны бәяләргә һәм ары таба проектлаштырырга кирәк булган таләпләрне җыйнап оештыру өчен материаллар туплана. Нигезенә проектлаштырыр өчен эшләнгән бурыч күләмендә бинаның яки корылманың беренчел концепциясе шулай ук билгеләнә, үзенчәлекле киселешләр, фасадлар, төсләр һәм күләмле чишелешләр, гамәлдәге күренеш, фотомотаж һәм башкалар ачыклана.
2. Проект.
Социаль, икътисади, гамәли, инженерлык, технология, янгынга каршы тору, санитарлык-гигиена, табигатьне саклау чаралары таләпләре кергән архитектура һәм техник чишелешләр документацияләре.
Эш проектын килештерү, тикшерү үткәрү раслау һәм ахырынача үтәп чыгу өчен кирәкле күләмдә башкарыла. Башлангыч мәгълүматларны әзерләү, тикшерү, экспертиза үткәрү һәм проект документларын раслау, килештерү дә кертелгән төзелеш эшләрен алып барырга рөхсәт бирүне теркәүдәге эшләр комплексы. Объектларны төзүдәге проект документациясе башлангыч – рөхсәт документациясе Шәһәр төзелеше һәм архитектура комитетының пландагы бурычлары, проектлаштыру бурычлары һәм башка башлангыч мәгълүматларга нигезләнеп эшләнә.
Составы:
-
Гомуми аңлатма язмасы;
-
төп план һәм транспорт;
-
архитектура-төзелеш өлеше;
-
ехнология өлеше;
-
нженерлык җиһазлары буенча карарлар;
-
нженерлык системалары һәм челтәрләре;
-
йләнә-тирә мохитне саклау;
-
нергия нәтиҗәлелеге;
-
ражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрнең (ГО һәм ЧС) инженерлык-техник чаралары;
-
нвалидларның яшәү шартларын тәэмин итү карарлары;
-
рхитектураны яктырту;
-
төзелешне оештыру;
-
төзелешне тикшерү;
-
төзелешнең смета бәясе.
3. Эш документациясе.
Эш проекты теләсә нинди катлаулылыктагы төзү объектларын уңышлы үтәп чыгар өчен кирәк булган тулы барча мәгълүматларны бирә.
Эш проекты архитектура һәм конструкциянең сызымнары, исәп-хисаплары белән тәгаенләнгән, өстәмәләр кертелгән эскиз проектның архитектура-планлаштыру нәтиҗәләренә нигезләнә.
Архитектура-конструкция чишелешләреннән кала, проектка җылыту, вентиляция; су белән тәэмин итү һәм канализация, электр белән тәэмин итү, төзелеш мәйданына инженерлык әзерлеге керә. Кирәк очракта газ тәэминаты, янгыннан саклану хәбәрлеге һәм башка хезмәтләр дә карала.
Эш проектына проектның барлык бүлекләренә караган махсус эшләр (чимал һәм эшләнмәләрнең сан һәм сыйфат исемлеге) керә, бу исә төзелеш сметасын төзү мөмкинлеге бирә. Эш проекты төзелеш мәйданында хаталар килеп чыгудан саклый, эш процессында катнашучыларның тәртибен урнаштыра, эш сыйфатын контрольдә тотарга ярдәм итә. Эш проектында ин нәтиҗәле карарлар эзләү алып баралганга күрә, төзелеш барышында еш кына җитди икътисади файда алына. Интерьер проектларыннан кала, барлык объектларның эш проектларын фәкать лицензияле белгечләр генә эшли.
Составы:
-
эш сызымнары:
-
җиһазлар, эшләнмәләр, чималлар спецификациясе
-
смета документациясе
-
инженерлык җиһазлары (су белән тәэмин итү, канализация, җылыту, вентиляция, электр белән тәэмин итү һ. б.).
4. Проектны килештерү.


