Янгын сүндерүне автоматлаштыру һәм газлануны тикшерү системасы (ЯАГТС)
«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе» янгын сүндерүне автоматлаштыру һәм газлануны тикшерү системаларын (ЯАГТС) автоматлаштырылган янгын сүндерүнең техник-программа комплекслары нигезендә (АЯС ТПК) проектлау, җитештерү, җыюны җитәкләү, сафка кертү эшләрен, эшләтеп җибәрү һәм алга таба техник җитәкләү «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе» тарафыннан булдырылган автоматлаштырылган янгын сүндерүнең техник-программа комплекслары (АЯС ТПК) РФ территориясендә гамәлдә буглан янгын куркынычсызлыгы нормалары һәм таләпләренә туры килә.
АЯС ТПК Япониянең Yokogawa Electric тарафыннан җитештерелгән STARDOM контроллерлары нигезендә гамәлгә ашырылырга мөмкин, Россиянең Дәүләт стандарты ГОСТ Р сертификацияләү системасының 0644069–нче номерлы муафыйклык турында таныклыгы, шулай ук Германиянең SIEMENS тарафыннан җитештерелгән Simatic S7 нигезендәге контроллерлар, Россиянең Дәүләт стандарты ГОСТ Р сертификацияләү системасының 0644065–нче номерлы муафыйклык турында таныклыгы. «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе» белгечләре тарафыннан янгыннан саклану буенча Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты «ПОЖТЕСТ» белән бергә АЯС ТПК сынау эшләре алып барыла. Курсәтелгән таныклыклар барлык сериялы чыгыш өчен тарала.
АЯС ТПК төрле типтагы автоматлыштырылган һәм кулдан эшләүче хәбәр итү җайланмаларыннан сигнал кабул итүне, шулай ук янгын хәбәрчеләренең өзелү һәм кыска ялганыш шлейфын тикшерүне тәэмин итә. Норматив документлар (НПБ 75-98, ГОСТ Р 51089-97) таләпләре нигезендә АЯС ТПК кабул итү-тикшерү приборының (КТП) һәм янгын идарәсе приборының (ЯИП) функцияләрен үтәлүен тәэмин итә.
Кулланыла торган янгын сүндерү тактикасы автоматлаштырылган сүндерү һәм / яки АЯС чаралары тарафыннан технологик җиһазларның эшләү режимын үзгәртү очрагында АЯС ТПК үзәк күзәтү пультларына (ҮКП), операторлар станцияләренә (ОС) һәм башка АЯС хәбәр итү җайланмаларына тапшыру белән бердәмлектә тиешле процедураларны гамәлгә ашыра ала.
Билгеле технологик объект өчен АЯГТС проектлау юлы белән типик программа һәм аппаратлы модульләреннән җиештырыла. АЯГТСны проектлаганда төрле билгеләнүдәге һәм җитештерүчәнлекле (берәмлекләрдән алып бирничә йөзгә кадәр керү-чыгу сигналлары) янгын станцияләрен идарә итү мөмкинлеген барлыкка китеруче кертү-чыгару модульләренең киң номенклатурасы кулланыла. АЯС ТПК җиһазлау составын билгеләгәндә АЯС составында булган ЯХ төренең, сигнализация һәм хәбәр итү җайланмаларының, янгын сүндерү корылмаларының һәм башка җиһазларның техник характеристикалары исәпкә алына.
Янгын сигнализациясе автоматлаштырылган янгын сүндерү системалары составында АЯС ТПК түбәндәге функцияләрен үтәлүне тәэмин итә:
- янгын хәбәрчеләреннән (ЯХ) сигналларны кабул итү;
- актив (ток кулланучы) ЯХ электр белән тәэмин итү;
- яктылык һәм тавыш хәбәрчеләре белән идарә итү;
- мәгълүматны төрле мәгълүмати таблоларда, уйдырылма схемаларда һәм үзәкләштерелгән күзәтү пультларында чыгару;
- янгын автоматикасы системасы составына кергән (АЯС) башка җиһазлар белән мәгълүмати бәйләнештә булу: КТП, ЯИП, инженер (технологик җиһазлар), һ.б.;
- автоматик янгын сүндерү чараларының (АЯСЧ) сигналлары белән идарә итүне булдыру;
- АЯСЧ торышын тикшерү.
АЯС ТПК төрле типтагы автоматлыштырылган һәм кулдан эшләүче хәбәр итү җайланмаларыннан сигнал кабул итүне, шулай ук янгын хәбәрчеләренең өзелү һәм кыска ялганыш шлейфын тикшерүне тәэмин итә:
- җылылык ЯХ;
- төтен (оптик, ионлаштыручы, ультратавышла) ЯХ;
- ялкынның янгын хәбәрчеләре;
- кулдан эшләүче ЯХ;
- каршылык термоәверелдергечләре һәм термопарлар;
- ЯХ сыйфатында кулланылучы башка җайланмалар.
АЯС ТПК АЯС, шулай ук технологик җиһазлар һәм объектның инженер системасы составына керүче җиһазларның торышын тикшерү сигналларын кабул итүне тәэмин итә:
- ишек торышын тикшерү;
- электрик этәргечләрнең торышын тикшерү;
- янгын сүндерү корылмаларында һәм резервуарларында сыеклык күләмен тикшерү;
- янгын сүндерү корылмаларындагы труба үткәргечләрдә һәм баллоннарда басымны тикшерү;
- АЯС җиһазларының торышын күрсәтүче һәм янгын сүндерү тактикасына тәэсир итүче башка параметрлар.
- яктылык хәбәрчеләре белән;
- тавыш хәбәрчеләре белән;
- катнаш хәбәрчеләре белән.
АЯС ТПК түбәндәге күзаллау җайланмаларына мәгълүмат бирүне, шулай ук чылбырның өзелүен һәм кыска ялганышын тикшерүне тәэмин итә:
- мәгълүмати табло һәм мәгълүматны чагылдыру җайланмалары;
- уйдырылма схемалар;
- үзәкләштерелгән күзәтү пультлары һәм АЯС операторы станцияләре;
- янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү өчен кулланыла торган башка җайланмалар.
АЯС ТПК түбәндәге төрдәге автоматик янгын сүндерү корылмалары параметрлары белән идарә итүне һәм тикшерүне тәэмин итә:
- су, түбән һәм урта тапкырлыктагы күбек белән янгын сүндерү җайланмалары;
- югары тапкырлыктагы күбек белән янгын сүндерү җайланмалары;
- нечкә сиптерелештә су белән янгын сүндерү җайланмалары;
- газ белән янгын сүндерү җайланмалары;
- порошокланган модуль төрендәге янгын сүндерү җайланмалары;
- һава парлары белән янгын сүндерү җайланмалары.
Шулай ук АЯС ТПК инженерлык җиһазлары параметрлары белән идарә итү һәм тикшерүне тәэмин итә:
- тйп һәм резервтагы насослар (янгын өчен һәм и дозатор-насослар);
- бикләүче арматураларның электрик приводлары;
- АЯС составына курүче башка җайланмалар.


