Группаланган автоматлаштырылган үлчәү җайланмасы
СИКН ГЗУ-ГКС – җайлан масы:
- җир астыннан нефть-газ-сыек эмульсия чыгаруны өзлексез технологик хисаплау өчен;
- газлы һәм сыек эмульсиянең күләм һәм сыйфат характеристикаларын (сулылыгын) автоматлаштырылган режимда билгеләү (суландыру) өчен;
- дебитларына карап тоташтырылган нефть скважиналары эшен оператив күзәтүдә тоту өчен кулланыла.
Җайланмаларны куллану өлкәсе – скважиналардан продукция җыю системалары һәм нефть чыгарудагы технологик процесслар белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары.
Тоташтырыла торган скважиналар саны – 1 дән 14 кә кадәр.
Үлчәнә торган мохит – параметрлары белән бергә нефть-су-газ-сыеклык кушылмасы:
|
Температура, С°
|
от 0 до 70
|
|
Максимальное рабочее давление, кгс/см
|
40
|
|
Верхнее значение кинематической вязкости, м2 /с
|
до 1,5×10-4
|
|
Газовый фактор при нормальных условиях, нм3 /т
|
от 0 до 100
|
|
Плотность, кг/м3
|
не менее 700
|
|
Содержание сероводорода в попутном газе
в % по объёму, при давлении 1,7 МПа
|
не более 4
|
|
Содержание сероводорода в попутном газе
в % по объёму, при давлении 4,0 МПа и
парциальном давлении сероводорода до 345 Па
|
не более 0,02
|
|
Размер механических примесей в измеряемой среде, мм
|
до 3
|
УХЛ1 җайланмасын ГОСТ15150 буенча климат төренә карап урнаштыру.
Җайланма түбәндә күрсәтелгән әйләнә-тирә мохит тәэсиренә чыдам:
|
температура, С° |
от минус 40 тан плюс 40 кадәр |
| 35 С° тагы чагыштырмача дымлылык | 95% ка кадәр |
СИКН ГЗУ-ГКС шартлау, шартлап яну, янгын куркынычының категориясе һәм классы НПБ 105-03, ПУЭ – В-1г буенча шартлау куркынычлы кушылмасының категория һәм группасы ГОСТ Р 51330.11-99, ГОСТ Р 51330.5-99 - IIA-Т3да каралганча.
Җайланма корылышы куркынычсызлык, хезмәт һәм ОСТ26.260.18-2004 буенча һәм ОСТ26-291-94 стандартлары таләпләренә туры килә.
Эш принцибы
Скважиналардан килә торган газлы һәм сыеклы катнашма кире әйләнешле клапаннар, эшермәләр аша камералы чыгым үзгәртүчегә (КПР) керә. БЭСКЖ камералы чыгым үзгәртүчедән (КПР) килгән сигналны махсус алгоритм буенча эшкәртә, исәпли һәм сан индикаторында сыеклык массасының күрсәткечләрен килограммнарга әверелдереп чагылдыра, шулай ук телемеханика системасына тапшыру өчен нормага салынган сигнал бирә. Газ һәм сыек катнашма СКЖ исәпләүче аша чыгучы җыю коллекторына бирелә.
Алга таба газ һәм сыекча катнашмасының хәрәкәт итүе барышында чыгучы коллекторда түбәндәге җайланма урнаштыру мөмкин: агым катнаштыручы, тулы агымлы дымлылык үлчәгеч (нефтьнең сулылыгын билгеләү өчен), үрнәкне кул белән алу (нефтьнең сыйфат характеристикасын билгеләү) өчен зонд.
ГЗУ-ГКС тулганда һава бөкеләрен бетерү, басымны киметү һәм эшләнгән сыекча калдыкларын агызу өчен дренаж система каралган.
ГЗУ конструкциясе тарафыннан, дебитны билгеләмичә, сыеклык агымын скважиналардан уртак коллекторга юнәлдерү өчен эшермәле байпас аермалар җайланмасы каралган.
Торба үткәргечтәге артык басымны визуаль тикшерүдә тоту өчен СКЖ хисаплагычында һәм технологик торба үткәргечләрдә манометр урнаштырылган.
Басымны контрольдә тоту һәм басымның тиешледән артып киткән очракта сигнал тапшыру өчен механика системасына һәм чыгу коллекторына электр контакты манометры яки басым хисаплагыч урнаштырылган.
СИКН ГЗУ – ГКСның техник характеристикалары
СИКН ГЗУ-ГКСның габарит үлчәмнәре һәм авырлыгы проектлаштыру стадиясендә билгеләнә һәм тоташтырыла торган скважиналар санына һәм аларның максималь дебитына бәйле.
СИКН ГЗУ-ГКСга түбәндәгеләр керә:
- ГЗУ рамнары;
- СКЖ хисаплагычлары;
- агымны бергә кушкыч (кирәк табылганда);
- дым үлчәгеч (кирәк табылганда);
- зонд (кирәк табылганда);
- басым датчигы һәм манометрлар;
- КИПиА приборлары;
- тоташтыргыч технологик торба үткәргечләр;
- җыелма чыгу коллекторы;
- дренаж һәм өрдерү торба үткәргечләр системасы;
- япкыч арматурасы;
- аппаратур блок (идарә блогы, индикация блогы, энергия блогы).
СИКН ГЗУ – ГКСның шартлы билгеләре
Җайланмаларны билгеләү үрнәге:
үлчәү линияләренең гомуми саны белән – 8,
бер линия буенча максималь дебит белән – 60 т/тәүлек;
максималь эш басымы белән – 40 кг көч/см
үлчәү блогын җылыту һәм 2 материаллары буенча башкару:
СИКН ГЗУны урнаштыру: ачык урында – О, бина эчендә – П.
СИКН ГЗУ-ГКС 8 60-40-2-2-О ТУ 3689-94291860-2007-01
Технологик торба үткәргечләрне материалларына бәйле рәвештә җайланмалар түбәндәгеләргә бүленә:
- 1 материаллары буенча башкару – Корыч 20;
- 2 материаллары буенча башкару – Корыч 09Г2С.





