«ЗИЛАНТ» аналитик контроллеры
«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе» специалистлары тарафыннан газ һәм газ катнашналарының физик-химик күрсәткечләрнең (ФХК) аналитик исәпләү контроллерларын программалы тәэмин итү системасы («ЗИЛАНТ») эшкәртелгән, соңыннан Россиянең техник көйләү органнарында аттестацияләнгән.
«ЗИЛАНТ-1-03» аналитик контроллерын программалы тәэмин итү системасы табигый газларның, коры һәм дымлы күп компонентлы газ катнашмаларының үзгәрүчән составын сарыф ителүе мәсьәләләрен чишү, шулай ук түбәндәге физик-химик сыйфатларын билгеләү өчен кулланыла:
- кысылуга бирелү коэффициенты;
- эшләү шартларында тыгызлык;
- стандарт шарларда тыгызлык (тулы компонентлы состав билгеле булган очракта);
- адиабат күрсәткече;
- тавыш тизлеге;
- динамик үзлелек;
- яну җылылыгы (югары, түбән);
- Воббе саны (югары, түбән) - тулы компонентлы состав билгеле булган очракта.
Табигый газның физик-химик сыйфатларын билгеләү ГОСТның 30319.(0-3)-96-нчы номерлы «Табигый газ. Физик сыйфатларын исәпләү методлары»нда күрсәтелгән методикасы буенча башкарыла.
Яну җылылыгын һәм Воббе санын билгеләү ГОСТның 22667-82-нче номерлы «Янучы табигый газлар. Яну җылылыгын, чагыштырмача тыгызлык һәм Воббе санын билгеләүнең исәпләү методы»нда күрсәтелгән методикасы буенча башкарыла.
«ЗИЛАНТ» физик-химик күрсәткечләрнең исәпләү контроллерларын программалы тәэмин итү SCADAPack, GE Fanuc RX7i һәм Siemens S7 контроллерлары нигезендә гамәлгә ашырыла ала.
| Программа тәэминатының исеме | Исәп алгоритмы | Эш мохите | Физик-химик үзленчәлекләрен исәпләүнең чагыштырмача хатасы, % |
| Зилант-1 | ГОСТ 30319-96 ГОСТ 22667-82 |
Табигый газ | 0,00001 |
| Зилант-3 | ГСССД МР 113-03 ГОСТ 22667-82 |
Үзгәрә торган составларның күпкомпонентлы коры һәм дымлы газлы кушылмалар | 0,0001 |


